Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мобилизация башлангач, арендага фатир бирү игъланнарының саны ике мәртәбә арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Арендага торак бирү игъланнары арту ягыннан миллионнан артык кеше яши торган 16 шәһәр арасында Казан беренче урынга чыккан. Әмма шул ук вакытта бәяләр әллә ни үзгәрмәгән диелә. 

21 сентябрьдән 21 октябрьгә кадәр Казанда арендага фатир бирү турындагы игъланнар саны 1,1 меңнән артып киткән. Бу хакта "Циан.Аналитики" белешмәләренә таянып "Коммерсантъ" яза.

Чагыштыру өчен, моңа кадәр бер ай элек: 21 августтан 21 сентябрьгә кадәр чорда торакны арендага бирү турында 515 кенә игълан булган.

Арендага торак бирү игъланнары арту ягыннан миллионнан артык кеше яши торган 16 шәһәр арасында Казан беренче урынга чыккан.

Икенче урында - Мәскәү (85 процентка күбәйгән) өченчедә Дондагы Ростов (73 процент), Самара - дүртенче (68процент), Екатеринбур исә бишенче урында (60 процент).

Мондый яңа игъланнар саны Воронежда гына кимегән (4 процентка).

Аналитиклар әйтүенчә, яңа игъланнар артса да, арендага бирү бәяләре үзгәрмәгән. Әйтик Казанда 20 сентябрьдән башлап бер бүлмәле фатир яллап тору 0,4 процентка гына арзанайган, моңа кадәр 23 мең сум булса хәзер 22,9 мең сум диелә. Ә ике бүлмәле фатирларга исә, киресенчә бераз арткан да әле: 0,9 процентка кыйммәтләнгән һәм 33,1 мең сум урынына 33,4 мең сум булган.

Башка шәһәрләргә килгәндә, әйтик Самарда бер бүлмәле фатирлар арендалау - 16 процентка, ике бүлмәлеләре 13,1 процентка очсызланган. Русия күләмендә алганда исә, мобилизация игълан ителгәннән бирле бер бүлмәле фатирда яшәп тору 3,2 процентка, ике бүлмәлене арендалау исә 4,2 процентка арзанайган.

Риелторлар фикеренчә, фатирын арендага бирүчеләрнең артуы - бу фатир хуҗаларының өлешчә мобилизациядән соң күчеп китүе белән бәйле.

Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев исә киресенчә, моңа мобилизация сәбәпче түгел ди.

"Безнең Казаннан көтүе белән халык китмәде. Аерым очраклар бар, билгеле. Әмма күпләп китү түгел бу", дигән ул.

Ул арендага фатир тәкъдим итүчеләрнең артуы - ялган игъланнар күбәюе белән бәйле ди.

"Бу - лидогенерация, мөштәриләр эзләү ысулы гына. Игъланнар саны артуы яки үзгәрүе чын тәкъдимнәр күләме турында берни сөйләми. Бар да гади: августта ихтыяҗ күп була һәм лидогенерация эшләү таләп ителми, чөнки ихтыяҗ тәкъдимнән күбрәк. Октябрьдә бу ихтыяҗ кими һәм белгечләр, фатирын арендага бирүчеләр мөштәриләрне җәлеп итү өчен ялган игъланнарны күп куя", дип ышандыра ул.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • Татарстанда мобилизация кысаларында ничә кешенең сугышка алынуын әйтмиләр.
  • Узган ялларда Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең 721 кешедән торган беренче төркемен Казаннан җибәрделәр. Аларның кая озатылуы әйтелмәде. Кичә, 26 октябрьдә исә тагын бер төркем Ростов өлкәсендәге Миллерово шәһәренә, хәрби әзерлекләрен дәвам итәргә китте.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурсы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк "беренче мобилизация" кысаларында куйган бурычны республика үтәде дип белдерде.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG