Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Русиядән китүчеләрне көймәдән качучы күселәр белән чагыштырды һәм аларга кайтмаска тәкъдим итте


Русия президенты Владимир Путин һәм Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко
Русия президенты Владимир Путин һәм Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко

Шулай ук Матвиенко русияләргә чит илгә чыгуны тыюга каршы чыккан. 

Русиядән китеп хәзер илне тәнкыйтьләүче русияләр кире әйләнеп кайтмаса яхшырак, дип белдергән журналистларга Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко. Бу хакта РИА Новости яза.

"Чит илгә китүчеләр ватаннарын шулай пычракка буйый икән, шунда калсыннар да. Анда рәхәт булгач, безнең янга кайтмасыннар. Аларга Черчилльнең "Күселәр качсын өчен, кайчак көймәне батырган кыяфәт ясарга кирәк", дигән сүзләре туры килә", дигән ул.

Матвиенко чит илгә китеп үз илен тәнкыйтьләүчеләрнең гамәлләрен Русия җәмгыяте "сатлыкҗанлык" дип бәяли дигән. Андый кешеләрне "намуслары борчыячак" дип саный ул.

Шулай ук Матвиенко русияләргә чит илгә чыгуны тыюга каршы чыккан.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, күп кенә русияләр илдән китте: беренче атналарда дистәләгән мең кеше, ә мобилизация игълан ителгәч - берничә йөз мең.
  • Русия президенты хакимиятендәге чыганакларына сылтама белән Forbes 21 сентябрьдән 4 декабрьгә кадәр Русиядән якынча 600-700 мең кеше киткән, дип язды. Кремльдә моны ялган мәгълүмат диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG