Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Верхний Ларс"та гаиләдә көч кулланудан качкан Дагыстан кызларын Грузиягә чыгармый торганнар


Аминат Газимурадова, Патимат Магомедова, Патимат Хизриева, Хадижат Хизриева
Аминат Газимурадова, Патимат Магомедова, Патимат Хизриева, Хадижат Хизриева

Ун сәгать тотканнан соң, Русия чик сакчылары тоткарланган туганнарны Грузиягә чыгарга рөхсәт иткән.

Гаиләдәге золымнан котылу өчен туганнарыннан качкан Дагыстаннан ике бертуган һәм ике өчтуган Хадижат һәм Патимат Хизриева, Әминат Газимагомедова һәм Патимат Магомедованы Грузия чиген узарга җыенганда Русия чик сакчылары "Верхний Ларс" пунктында тоткарлап берничә сәгать тоткан. Чик сакчылары алар артыннан туганнары киләчәк дип әйткән.

Шуннан чикне узу пунктына "СК SOS" адвокаты Ләйсән Маннапова килгән. Чик хезмәткәрләре туганнарны чыгармауны бурычлары булуы белән аңлаткан. Адвокат бернинди бурычлары юклыгы турында кәгазь күрсәткәннән соң, хезмәткәрләр бертуганнарның һәрберсе белән аерым сөйләшәчәкләрен әйткән. Соңрак тоткарлауларын кемнеңдер 50 мең сум акчасы урлануы сәбәпле тикшерүләре белән аңлатканнар.

"СК SOS" кризис төркеме хәбәр итүенчә, ун сәгать узгач туганнарны Грузия ягына чыгарганнар.

"СK SOS" кризис төркеме хәбәр итүенчә, тикшерү пунктына кызлар янына аларның туганнары килгән. Патимат һәм Хадижат Хизриеваның әнисе кызларны көч белән өйләренә алып кайтырга тырышкан. Адвокат таләбе белән, туганнар бинадан чыгарылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG