Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ  гыйнвар уртасына кадәр Русия нефтенә иң югары бәя чикләвен кертми тора


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз йөк көймәләренә 5 декабрьгә кадәр төялгән нефть турында бара. 

Йөк көймәләренә 5 декабрьгә кадәр төялгән Русия нефтен 19 гыйнварга кадәр бәя чикләүләре куймый гына бушатырга мөмкин. Бу хакта АКШ финанс министрлыгына сылтама белән The Wall Street Journal хәбәр итә.

Басма мәгълүматынча, финанс министрлыгы бу ачыкламасын нефть базарларын тынычландыру өчен ясаган, чөнки Балтыйк диңгезендәге Русия портларыннан Азия илләренә нефть ташу 45-60 көн вакыт алырга мөмкин.

  • 5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.
  • Иң югары бәяне әлеге чикләүләр гамәлгә керәсе көнгә якынрак вакытта билгеләргә ниятлиләр. АКШ кара алтынның бер мичкәсенә бәяне 60 доллардан да ким итмәскә ниятли.
  • Хәзер Русия нефтенә бәя 75 доллар тирәсе.
  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG