Мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылганнарны хәрби хәрәкәтләр бара торган урыннар белән чиктәш төбәкләргә, әйтик Белгород һәм Курски өлкәләренә яки Акъярдагы (Севастополь) Кара диңгез флотына җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте.
Ләкин"срочник"лар хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаячак, Украинаның Русия аннексияләгән төбәкләренә җибәрелмәячәк, дип искәрткән депутат "Ведомости" басмасына.
Картаполов әйтүенчә алар мәҗбүри хәрби хезмәтләре төгәлләнгәч, "үзләре теләк белдерсә", сугышта контракт нигезендә катнаша алачак.
- 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
- Быел ул гадәттәгедән бер ай соңарды. Аны Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр. Көзге чакырылышта гаскәргә 120 мең кеше алыначак.
- Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп егет җибәреләчәк.
- 2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак дип ышандыралар.
- Шул ук вакытта Вашингтонның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре Русия саклану министрлыгы"срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный. Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.
- "Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны, әзерлекләре тәмамлангач, якынча 2023 елның мартында яки апрелендә Украинага җибәрелү ихтималы югары. Аларны иртәрәк тә җибәрүләре бар", ди алар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!