Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Русия белән чиктә 2,5 метр биеклектәге чәнечкеле койма тота башлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Калининград һава аланы Якын Көнчыгыштан һәм Африкадан очышлар өчен ачылганга күрә, чик иминлеген көчәйтү өчен чаралар күрергә булдым", дип белдерде Польшаның саклану министры. 

Польша Русия белән чиктә чәнечкеле чыбыклы 2,5 метр биеклектәге койма төзи башлаган. Бу хакта илнең саклану министры Мариуш Блащак хәбәр итә.

"Калининград һава аланы Якын Көнчыгыштан һәм Африкадан очышлар өчен ачылганга күрә, чик иминлеген көчәйтү өчен чаралар күрергә булдым. Польша белән Калининград өлкәсе чигендә вакытлы киртә төзү эшләрен саперлар бүген үк башлаячак", дигән министр, бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Польша - Русия белән чиктә койма төзергә булган беренче ил түгел. Элегрәк Финляндия премьер-министры Санна Марин да мондый корылма төзү фикерен хуплап чыккан иде.

  • Җәй көне Польша шундый ук корылманы Беларус белән чиктә дә төзеп бетерде. Ул койманың озынлыгы 186 километр, биеклеге - биш метр. Хәзер аны төнлә дә төшерергә сәләтле камералар, хәрәкәт датчиклары һәм шуның ише башка электрон җайланмалар белән җиһазландыралар, бу эшләрне көз ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Беларус белән чиктә койманы миграцион кризис сәбәпле тоттылар.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG