Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән чит ил ширкәтләренең 42ләп проценты киткән яки китәргә җыена 


Быел октябрь ахырына Русиядән 1271 ширкәт киткән диелә. Аеруча Британия, Ирландия, Литва, Польша, Финляндия һәм Чехия ширкәтләре күп китә, дип искәртелә.

Быел октябрь ахырына Русия базарыннан 1271 ширкәт киткән яки китәргә җыена. Мәскәүнең Украинага һөҗүме аркасында чит ил ширкәтләренең 42ләп проценты Русиядән китүен белдергән, 40 проценты эшләвен дәвам итә, калганнары илдәге эшчәнлекләрен туктатып тора яки чикли. Бу хакта Re: Russia басмасы яза. Басма LeaveRussia украин проекты төзегән, Русиядән киткән ширкәтләр исемлеген анализлаган.

Проект мәгълүматынча, быел октябрь ахырына Русиядән 1271 ширкәт киткән, бу 2022 ел башында илдә эшләгән барлык ширкәтләрнең 42 процентын тәшкил итә.

Аеруча Британия, Ирландия, Литва, Польша, Финляндия һәм Чехия ширкәтләре күп китә, дип искәртелә (Русиядә эшләгән барлык оешмаларының 60 проценты).

Моннан тыш Русияне Америка ширкәтләренең 53 проценты, Маҗарстан, Германия, Италия, Франция һәм Япония оешмаларының 30лап проценты калдырган диелә.

Нигездә бу IT һәм консалтинг белән бәйле ширкәтләр, шулай ук онлайн-сервислар.

Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы (91 процент), фармацевтика (88 процент), металлургия (79 процент) кебек өлкәләрдәге оешмалар Русиядә эшләвен дәвам итә.

Киткән һәм китәргә җыенучы ширкәтләрнең Русиядә бер елда алган кереме якынча 120 миллиард долларны тәшкил итә, аларда 673 мең кеше эшли иде. Русиядә эшләп калган чит ил ширкәтләре исә елына 175 миллиард доллар эшли һәм 603 мең эш урыны бирә.

Проект мәгълүматынча, Русиядән киткән иң зур ширкәтләр арасында Volkswagen, Renault, Toyota һәм Daimler машина җитештерү концерннары, шулай ук Apple һәм Pepsi бар. Калучы иң зур ширкәтләр исә — Leroy Merlin, OSTC Group, Auchan һәм KIA Motors.

  • 24 февральдә Русия Украина җирләренә бәреп керде. АКШ һәм Европа илләре Русия оешмалары белән хезмәттәшлек итүчне тыючы яки чикләүче санкцияләрне кертүен дәвам итә.
  • Европа берлеге Русиягә каршы инде сигезенче чикләүләр җыелмасын кабул итте. Аларның берсендә дә Русия газына эмбарго юк. Шул ук вакытта Русия Европа берлегенең кайбер илләренә газ кудыруны туктатты, ә кайбер илләр моннан үзе баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG