Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: G7 илләре Русия нефте бәясен чикләү турында килешкән


Әлегә бәя билгеләнмәгән, әмма басма чыганаклары аны якын атналарда игълан итәргә тиешләр дип яза.

"Зур җиделек" илләре (G7) һәм Австралия Русия нефте бәясен чикләү турында килешкән. Бу хакта Reuters яза.

Агентлык чыганагы әйтүенчә, "иң югары бәя бер төрле генә булачак, аны даими рәвештә яңадан караячаклар". Бу - базарның тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итәчәк диелә.

Әлегә бәя билгеләнмәгән, әмма басма чыганаклары аны якын атналарда игълан итәргә тиешләр дип яза. Британия, Германия, Италия, Канада, Франция, Япония, АКШ һәм Австралия кирәк булганда бу бәяне яңадан карарга килеште, дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

АКШ, Европа берлеге илләре һәм нефть базарының башка әгъзалары Русиянең нефть сатудан керемнәрен киметергә тырыша, чөнки бу акчалар Украинага каршы сугышны финанслаучы төп чыганак дип санала. Шул ук вакытта дөнья нефть базарында бәяләрнең кинәт артуына юл куймаска тырышалар.

  • 5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефте бәясен чикләү дә бар.
  • АКШ кара алтынның бер мичкәсенә бәяне 60 доллардан да ким итмәскә ниятли.
  • Русия нефть бәясен чикләгән илләргә үз нефтен һәм нефть продуктларын сатмаячагын әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG