Германия канцлеры Олаф Шольц Кытайга мөрәҗәгать итеп, Украинадагы сугышка нокта куелсын өчен Русиягә басым ясарга чакырды.
"Кытай - зур ил һәм җир шарындагы тынычлык өчен җаваплы", дип искәртте Шольц Кытай хөкүмәте башлыгы Ли Кэцян белән Пекинда узган сөйләшүләрдә.
Рәсми Пекин да, Берлин да Русиянең атом коралы турындагы сүзләре кабул ителерлек түгел дигән фикердә, дип искәрткән Шольц.
Германия канцлеры Кытайга сәфәрен тәнкыйтьләүләренә дә фикер белдергән. "Минем хәзер Пекинда булуым яхшы һәм дөрес", дигән ул, аның сүзләрен DPA агентлыгы китерә.
Бүген 4 ноябрьдә Шольцны Пекинда Кытай башлыгы Си Цзиньпин да сәламләде.
France-Presse язуынча, ике ил икътисади хезмәттәшлекне арттырырга омтыла.
- Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Олаф Шольц Кытайга килгән "Зур җиделек" илләренең беренче лидеры. Пандемия сәбәпле Кытай чикләрен япты, ә Си нигездә чит ил сәясәтчеләре белән ике яклы очрашулардан баш тартты.
- Олаф Шольцның Германиянең алдынгы эшмәкәрләре белән берлектә кылган бу эш сәфәре каршылыклы фикерләр тудырды.
- Моңа Си Цзиньпинның Кытайда үз хакимиятен тагын да ныгытырга омтылуы, Пекин белән Көнбатыш арасындагы фикер каршылыклары, әйтик Тайван проблемнары һәм Кытайда кеше хокуклары бозыла дигән фаразлар сәбәпче.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!