Төрмәдән колониягә күчерелгән вакытта, Оренбурда Альберт Шәфиев юкка чыккан, дип хәбәр итә SOTA егетнең әнисенә сылтама белән. Аның ачлык игълан итәргә мөмкин булуы әйтелә.
2018 елда Шәфиевка төрмә җәзасы бирелде, ул 2016 елдан бирле сак астында. Егет Оренбур өлкәсенең 5нче төзәтү колониясендә тотылды, 2020 елда аны "төзәтү максатларында" ике елга Сарытау өлкәсенең Балашов шәһәре төрмәсенә җибәрделәр. Моңа аның янәсе тәртип бозуы сәбәпче булган, шул хакта 52 рапорт төзелгән.
2022 елның октябре ахырында Шәфиевны кабат Оренбурның 1нче тикшерү изоляторына, ә аннан Новотроицки шәһәрендәге 5нче төзәтү колониясенә күчерергә тиешләр иде, егет колониягә барып җитә алмаган диелә.
Тоткынның әнисе 2 ноябрьдә үзенә чит номердан шалтыратуларын сөйләгән. Үзен адвокат дип таныштырган кеше Шәфиевнең Оренбурдагы 1нче тикшерү изоляторында ачлык игълан итүен ирештергән.
Адвокат егетнең кайчаннан бирле ачлык тотуын да, моның сәбәпләрен дә хәбәр итмәгән.
Ана Оренбур адвокатыннан Альберт белән очрашып каравын сораган, тик юристка Шәфиев изоляторда юк дигәннәр. Егетне билгесез юнәлештә алып киткәннәр диелә.
"Улымны әйбәт белгәнгә күрә, аның ачлык тота башлавы нык чарасызлыктан гына була алуын аңлыйм", дигән Шәфиевнең әнисе.
Хәзерге вакытта ирнең кайда булуы билгеле түгел.
- Хакимияткә Владимир Путин килгәннән бирле Русиядә мөселманнарның аерым төркемнәрен - Сәид Нурси хезмәтләре дәвамчыларын, Хизб ут-Тәхрирчеләрне, Кырым мөселманнарын, урыс мөселманнарын эзәрлекли, ислам оешмаларын тыя башладылар. Шуның нәтиҗәсендә Русиядән күчеп киткән дини-сәяси мөһаҗирләр барлыкка килде.
Белешмә: Хизб ут-Тәһрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!