Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституциясенең 30 еллыгына "Азатлык" берлеге Казанда ике чара уздырды: "Без Конституциянең үтәлешен таләп итәргә тиешбез"


Казанда узган ялгыз пикет
Казанда узган ялгыз пикет

Ике чара да Казан үзәгендә оештырылды.

Бүген "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан Конституциянең 30 елыгына багышлап Казанда ике чара уздырды. Казанның Бауман урамындагы сәгать янында ялгыз пикет оештырылды.

"Ул пикет белән без Татарстан Конституциянең мөһимлегенә, аның татар халкына эшләргә тиешлегенә игътибар юнәлтү максатын куйдык. 30 ел элек Конституция кабул ителү мөһим борылышларның берсе иде. Татарстан Конституциясе татар теленең дәүләт теле булуын, Татарстанның үз президенты сайлануын һәм башка бик күп хокукларыбызны бер кәгазьгә теркәп куйды. Әлбәттә, соңгы елларда без аеруча күп чигендек. Татар теле ихтыярига калды, президент институты бетерелде. Конституция мәхкәмәсе дә юкка чыга.

Ләкин ничек кенә булмасын, Конституция актуальлеген югалтмады. Без аның үтәлүен таләп итәргә тиешбез. Игътибарны нәкъ шуңа җәлеп итәргә теләдек. Татарстан Конституциясе кәгазьдә генә калмыйча, татар халкы хокукларын тәэмин итәргә тиеш", диде берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

Ул шулай ук бәйрәм уңаеннан, Казанның Бауман урамында Татарстан байракчыклары таратуларын әйтте.

"Татарстан Конституциясе кызганычка зурлап бәйрәм ителми, 30нчы елны да искә алмадылар. Без моның белән риза түгелбез. Шуңа Татарстан байраклары тараттык. Әлбәттә бу кечкенә адым, әмма нәрсәдер эшләргә тырыштык. Милли мәгариф тамырына балта чабуга, президент атамасы бетерелүгә һич риза түгелбез. Бу чараларны уздырып шуны да белгертергә теләдек", диде "Азатлык" берлеге рәисе Нәбиуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG