Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең хәрби хәбәрчеләре Херсонда хакимият булмавына һәм талау очраклары артуга зарлана


Украинада сугыш. Херсон
Украинада сугыш. Херсон

«Шәһәрдән хакимият юкка чыкты, хәрбиләр калмады диярлек, тәртип саклаучылар булмагач, мародёрлык хөкем сөрә» диелә.

Русия медиалары һәм блогерлар оккупацияләнгән Херсонда хакимсезлек күзәтелә, талау-караклык очраклары арта, дип хәбәр итә.

Украина блогеры Анатолий Шарий (аны украин хакимиятләре Русия белән хезмәттәшлектә гаепли) Херсоннан видео чыгарды, бу видео авторы шәһәрдә даруханәләр, интернет эшләми, урыс каналлары да, украин каналлары да күрсәтми, ди. "Шәһәрдән хакимият юкка чыкты, хәрбиләр калмады диярлек, тәртип саклаучылар булмагач, мародёрлык хөкем сөрә", ди видео авторы.

Русия блогеры Роман Сапоньков язуынча, Херсонда "анархия һәм криминал тәртипсезлек" хөкем сөрә. "Шәһәрдә бернинди хакимият оешмалары да юк", ди ул. Сапонкьков якшәмбе көнне машинасының тәгәрмәчләрен билгесез затлар кисеп китүен яза.

Русия хәрби хәбәрчесе Александр Коцның да машина тәгәмәчләрен кискән булганнар.

Берничә көн элек Херсондагы Русия хакимиятенең Днепрның сул ярына күченүе билгеле булган иде. Хакимият бинасы өстендәге байракны төшерделәр. Украинаның "Мост" басмасы ташлап калдырылган бинадан видео чыгарды. Бинадан техника һәм җиһазлар юкка чыккан.

Октябрь ахырында, украин гаскәре Херсон өлкәсенең төньягында уңышлы рәвештә һөҗүмгә күчкәннән соң, Херсондагы Русия хакимиятләре Днепрның уң ярында яшәүчеләрне сул ярга, яки башка төбәкләргә күченергә чакырды. Аларга торак вәгъдә ителде. Херсоннан Русия һәм Совет чоры һәйкәлләрен, хәтта кенәз Григорий Потёмкин-Таврическиның җәсәден алып чыктылар.

Шул ук вакытта Русия хакимиятләре шәһәрне бирмәячәкбез, ди.

Әмма Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин андый ук ышаныч белдерми, ул Херсон шәһәренә кагылышлы "җиңел булмаган карарлар" кабул ителүе мөмкин, диде.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон - шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге.
  • Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG