Мобилизациягә алынучылар һәм аларның туганнары белдергән канәгатьсезлекне хәл итү бурычы губернаторларга йөкләнгән, дип саный хокук яклаучы Павел Чиков. Шул исәптән, төбәк башлыкларына үз Telegram-каналларында хисап тотарга кирәклеге дә аңлатылган, ди юрист.
Ул Чуашстан һәм Татарстандагы мобилизация пункталарында чыккан проблемнарны чишәргә мәҗбүр калган республика хакимиятләрен мисал итеп китерә. Чиков фаразлавынча, киләчәктә дә канәгатьсезләрнең проблемнарын хәл итү төбәк хакимиятләренә калачак дип көтәргә була.
Бу мәсьәләне федераль хакимиятләр пандемия чорындагы кебек хәл итә ди юрист: проблемнар өчен төбәк хакимиятләре җавап бирә, халыкның канәгатьсезлеге төбәк хакимиятенә юнәлә. Федераль үзәк исә үзенә бонуслар, өстәмә түләүләр, җиңүләр һәм уңышлар турында мәгълүмат бирүче ролен генә калдыра, ди "Агора" хокук яклау төркеме башлыгы.
- 1 ноябрьдә Чуашстаннан мобилизациягә эләккән ир-атлар Сембердәге хәрби үзәктә протест белдергән иде. Алар "без Путин вәгъдә иткән 195 мең сум да алмадык" дип фетнә чыгарды, Украина белән сугышырга бармыйбыз диде.
- Мобилизацияләнгәннәр бунтыннан соң Чуашстан башлыгы Олег Николаев аларның гаиләләренә 50шәр мең сум түләргә вәгъдә итте.
- 4 ноябрьдә Казанда җыелган мобилизацияләнүчеләр дә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Дүшәмбе көнне, киңәшмәдә Минниханов мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, күгәргән корал бирүләре турында сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!