"Русские" милли берләшмәсе лидеры, "Урыс маршлары"н оештыручыларның берсе Дмитрий Демушкин өенә полиция хезмәткәрләре килүен хәбәр итте. "Иртәнге алты, полиция ишекне кага. Сәбәбе билгесез", дип язган ул.
Демушкин адвокаты Олег Колесников тентү узганын хәбәр итте. "Иртәнге 6:30да тентү узды, сорау алдылар. Әлегә тоткарламадылар, бу вакыт мәсьәләсе генә", диде ул. Адвокат фикеренчә, тентү Демушкинның журналист эшчәнлегенә бәйле.
Демушкин берничә неонаци һәм милли оешмага нигез салды, алар арасында Русиядә экстремист дип табылган "Славянский союз", "Славянская сила" һәм "Русские" хәрәкәте дә бар.
- 2017 елның апрелендә "Урыс маршы"ның фотосын үз сәхифәсенә күчереп алганы өчен Демушкинга каршы "нәфрәт яки дошманлык тудыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Вакытыннан алда азат ителгәч, 2019 елда ул Мәскәү янындагы Барвиха бистәсе хакимият башлыгы булган иде.
- "Урыс маршлары" Казанда да узды, заманында анда урыс телендә язылган "Урыслар булмаган Русия безгә кирәкми", "6 часов татарского и 3 часа русского в школах Татарстана – это нормально?", "Русские в Татарстане не хотят чувствовать себя как русские на Украине", "Татары – это часть русского мира" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!