Accessibility links

Татарстан мобилизацияләнгәннәр өчен чатыр шәһәрчеге төзүгә һәм хәрби җыен пункты оештыруга 45,6 миллион сум тоткан


Акчаларның төп өлеше — 38,9 миллион сумы — танк училищесы җирләрендә чатыр лагеры коруга киткән. Монда җир белән бәйле эшләр, туфракны әзерләү, чатырларда агач идән түшәү, агач баскычлар эшләү, электр үткәрү,  14 чатырда юынгычлар кую кебек эшләр башкарганнар, диелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең "Казан Экспо"га җыелу пунктын финанслауга һәм Казан танк училищесында чатыр лагеры кору өчен Татарстан бюджетыннан 45,6 миллион сум тотканнар.

Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә. Бу акчаларны кирәк-яраклар китерү, иминиятләштерү, инженерия челтәрләре өчен, җиһазлар һәм җайланмалар сатып алуга, түләүләргә тотканнар, диелә. Барлык эшләрне быел 20 декабрьгә кадәр тәмамлаячаклары әйтелгән.

Акчаларның төп өлеше — 38,9 миллион сумы — танк училищесы җирләрендә чатыр лагеры коруга киткән. Монда җир белән бәйле эшләр, туфракны әзерләү, чатырларда агач идән түшәү, агач баскычлар эшләү, электр үткәрү, 14 чатырда юынгычлар кую кебек эшләр башкарганнар, диелә.

"Казан Экспо"да хәрбиләрне урнаштыру пункты оештыруга 6,67 миллион сум тотылган.

Бу акчаларга 600 тимер ятак (берсе — өч мең сум), 44 бер яруслы ятак (5,4әр мең сум), 7,2шәр мең сумлык бер кешелек 56 ятак алынган. Шушы ук акчаларга койма-капкалар да тотып куйганнар.

  • 4 ноябрьдә Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Дүшәмбе көнне киңәшмәдә Миңнеханов мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 21 сентябрьдә игълан ителгән мобилизацияне Русиядә 31 октябрьдә төгәлләүләре җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, күгәргән корал бирүләре турында сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG