Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Бауман урамында "Азатлык" татар яшьләре берлеге ялгыз пикет оештырды


Пикетта катнашучы
Пикетта катнашучы

Берлек активисты Татарстанда халыкка татарча хезмәт күрсәтелмәвенә, шул рәвешле республика Конституцияcенең сигезенче маддәсе үтәлмәвенә игътибар юнәлтте.

Бүген, 9 ноябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен яклап Казанның Бауман урамында ялгыз пикет оештырды. Ул кулына "Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең, дәүләт хезмәткәрләренең дәүләт теле - татар телен белүе мәҗбүри булуын таләп итәбез" дигән шигар тотып торды.

"Азатлык" берлеге лидеры Наил Нәбиуллин әлеге пикет белән Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенең эшләмәвенә игътибар юнәлтергә телибез, ди.

"Конституциядә татар һәм урыс телләре тигез дәрәҗәдәге дәүләт телләре дип билгеләнгән. Кызганыч, әлеге маддә үтәлми һәм күп кенә дәүләт оешмаларының хезмәткәрләре татарча белми һәм татарча сөйләшми. Без моның белән килешмибез. Һәм безнең фикеребезчә, Татарстан хакимияте ихтыяр көче туплап, әлеге маддәне тормышка ашыру өчен системлы эш башкарырга тиеш. Беренче чиратта дәүләт, муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә, халык белән турыдан-туры эшли торган ширкәт, кафе-ресторан эшчеләренә татар телен өйрәтү кирәк. Икенчедән, алардан эшкә алганда татар телен белүне таләп итәргә кирәк. Мондый очракта маддә күпмедер дәрәҗәдә үтәлә башлаячак", ди ул.

"Азатлык" берлеге яшьләре Татарстанда халыкка татарча хезмәт күрсәтелергә тиеш, моны таләп итәргә хокукыбыз бар, дип белдерә. "Шулай булганда, татар теленең дәрәҗәсе булачак, аңа ихтыяҗ туачак һәм телне өйрәнүчеләр саны да артачак. Моны тиз арада эшләү кирәк. Әлбәттә моның өчен мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны кайтару мөһим, татар милли университетларын булдыру, татар төркемнәрен торгызу, киңәйтү кирәк. Татар мәктәпләре, балалар бакчалары ачу кирәк", ди алар.

  • Әлеге пикет берлекнең һәр ай уздыра торган "Стратегия 8" проекты кысаларында үтте. "Азатлык" яшьләре киләчәктә дә шундый пикетлар ярдәмендә татар теленә игътибарны арттырмакчы.

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG