Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина саклану министры: Русия хәрбиләре Херсоннан бер атна чыгачак


Украина саклану министры Алексей Резников
Украина саклану министры Алексей Резников

Резников сүзләренчә, Херсон өлкәсендә Русиянең 40 мең солдаты бар, аларның күпчелек өлеше Херсонда һәм Днепрның уң як ярында, шәһәр тирәли урнашкан.

Украина саклану министры Алексей Резников Днепрның уң як ярыннан, шул исәптән Херсоннан гаскәрләрне чыгару өчен Русиягә кимендә бер атна вакыт кирәк булачак, дип саный.

Бу хакта ул пәнҗешәмбе, 10 ноябрьдә Reuters агентлыгына әңгәмәсендә әйткән.

Резников сүзләренчә, Херсон өлкәсендә Русиянең 40 мең солдаты бар, аларның күпчелек өлеше Херсонда һәм Днепрның уң як ярында, шәһәр тирәли урнашкан.

"Берничә көн эчендә бу гаскәрләрне Херсоннан чыгару катлаулы. Кимендә бер атна кирәк", дигән Резников.

Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре дә "Русиянең чигенүе тагын берникадәр вакыт алачак һәм бөтен Херсон өлкәсендә сугышлар дәвам итәчәк", дип саный.

Русия Днепрның ике яры арасында хәрбиләрен һәм техникасын күчерүне дәвам итә, сул як ярда саклану корылмалары төзи һәм уң як ярда украин хәрбиләрен утка тота, дип хәбәр итте 11 ноябрьгә каршы төндә Украинаның "Юг" оператив хәрби җитәкчелеге (Херсон өлкәсе өчен ул җаваплы).

Җомгага каршы төндә ике илнең дә чыганаклары Украина гаскәренең Днепрны кичеп чыгарга җыенган Русия гаскәренә ракет һәм артиллерия һөҗүмнәре ясавын хәбәр итте, һөҗүмнәр шул исәптән Херсон һәм Яңа Каховка янында булган диелде.

Моннан тыш, хәрби хәбәрчеләргә сылтама белән Русия медиалары Херсон өлкәсендәге Днепр аша салынган Антонов күпере һәм янәшәдә урнашкан тимер юл күпере шартлатылып, тулысынча сафтан чыгарылды, дип хәбәр итә.

Readovka басмасы дроннан төшерелгән фото чыгарды, анда шартлатылган тимер юл күпере сурәтләнгән. Антонов күперенең шартлатылуын әлегә рәсми расламадылар.

9 ноябрьдә Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин Херсон өлкәсендә Днепрның уң як ярында гаскәрләрне корал белән тәэмин итүдә авырлыклар булуны сәбәп итеп, Русия саклану министры Сергей Шойгуга аларны сул ярга күчерергә тәкъдим итте. Бу Херсон шәһәрен бирүне аңлата. Шойгу бу тәкъдим белән килеште һәм гаскәрне чыгара башларга боерды. Ахырга кадәр шәһәрне саклану өчен әзерлиләр дип ышандырганнар иде.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон - шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге булды.
  • Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
  • Элегрәк шәһәргә сәфәре вакытында "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак, Русия монда "мәңгегә" калачак, дип белдергән иде.
  • Русия гаскәрләре Днепрның сул ярына чыгарылганнан соң, Херсон өлкәсе җирләренең якынча яртысы Украина контролендә булачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG