Чаллыда яшәүче дүрт ирне мәхкәмә "террорчы эшчәнлеккә булышу"да гаепле дип тапкан. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" яза.
Татарстан ФСБсы мәгълүматынча, 2018 елда куәт оешмасы вәкилләре яшерен террорчы берләшмәнең эшчәнлеген ачыклаган. Ул Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" җитәкчелеге тарафыннан чит илдән торып идарә ителгән, диелә. Мәхкәмә һәм тикшерү фаразынча, татарстаннар Русиядә берничә теракт үткәрергә, шуннан соң Сүриягә китәргә ниятләгән.
Бер иргә — 18 ел колония, икесенә — унышар ел, дүртенчесенә — сигез ел биргәннәр диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум