Украина саклану министрлыгы Херсонны кабат Украина контроленә кайтаруны хәбәр итте. Шул ук вакытта ул бирелергә теләгән хәрбиләр өчен күрсәтмә чыгарды.
Русия хәрбиләренә мөрәҗәгать итеп, Украина баш күзләве аларның язмыш иркенә ташланган булуын әйтә, хәрби җитәкчеләре аларга "сивилләр киеме киеп, мөстәкыйль рәвештә Херсоннан качарга тырышырга куша", ди.
Украина Cаклану министрлыгы чигенү юллары украин гаскәренең атыш контролендә торуын әйтә һәм каршылык күрсәтүчеләрнең үтереләчәген кисәтә. Әсирлеккә бирелүчеләрнең гомерен сакларга вәгъдә итәләр.
Бүген украиннар Русия оккупантлары ташлап киткән Херсонга керде. Социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар тарала: халык украин гаскәрләрен сәламләп каршы ала. Үзәк мәйданда да инде Украина байрагы күтәрелгән.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
- Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
- Элегрәк шәһәргә сәфәре вакытында "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак, Русия монда "мәңгегә" калачак, дип белдергән иде.
- Русия гаскәрләре Днепрның сул ярына чыгарылганнан соң, Херсон өлкәсе җирләренең якынча яртысы Украина контролендә булачак.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум