Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул үзәгендә шартлау, яраланучылар һәм һәлак булучылар бар


Истикләл урамы, архив фотосы
Истикләл урамы, архив фотосы

Рәсмиләр 6 кешенең һәлак булганын, 53 кешенең яралануын белдерә.

Якшәмбе көнне Истанбулның үзәгендә шартлау яңгырады. Туристлар һәм җирле халыкта популяр булган Истикләл урамында шартлау видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды.

CNN Turk үз хәбәрчесенә сылтап, 11 кешенең зыян күргәнен яза.

Истанбул губернаторы Али Ерликая шартлауда яраланучылар һәм һәлак булучылар булуын белдерде. Төгәл саннарны ул атамады. Аның сүзләренчә, шартлау 16:20дә булды (Казан вакыты белән тәңгәл).

ЯҢАРТУ, 17:52. Губернатор Ерликая яңа белдерүендә 4 кешенең һәлак булганын һәм 38 кешенең яраланганы әйтелә. Җәрәхәтләнүчеләр хастаханәләргә озатылган диелә.

ЯҢАРТУ, 18:28. Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган яңа саннарны атады: шартлау аркасында 6 кеше һәлак, 53 кеше яраланган, диде ул.

Шартлау урыныннан таралган видеоларда җирдә яткан кешеләр күренә. Хәзерге вакытта урам ябылган, кешеләр анда кертелми. Шартлау урынында полиция һәм ярдәм күрсәтү хезмәтләре эшли.

Хәбәр язылу вакытына шартлау сәбәбе рәсми аталмаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG