Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыровның хатыны Русиядә "Каһарман ана" исемен алган беренче хатын-кыз булды


Рамзан һәм Медни Кадыровлар
Рамзан һәм Медни Кадыровлар

Шулай ук бүген Путин "Ата-ана даны" дигән мактаулы исемнәр дә бирде, ул Татарстаннан да дүрт кешегә бирелде.

Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның хатынына "Каһарман ана" исеме бирде. Медни Кадырова – бу исемне алган Русиядәге беренче хатын-кыз булды.

Мактаулы исемне икенче итеп Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән Ольга Дяхтеренко алды.

Әлеге исемне алучыларга бер миллион сум акча бирелә, мактау кәгазе һәм каһарман-ана ордены тапшырыла.

Мондый исемне совет чорында да биргәннәр, 1944 елның 8 июлендә Икенче дөнья сугышыннан соң халык санын арттыру өчен, Совет берлегенең Югары шурасы президиумы "Каһарман-ана" исеме бирү турында карар имзалаган булган.

Совет берлегендә әлеге исем 430 меңләп хатын-кызга бирелгән. Соңгы бүләкләү 1991 елның 14 ноябрендә булган.

Быел 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә күп балалы гаиләләр белән очрашкач, Путин "Каһарман-ана" исемен кире кайтарырга тәкъдим итте. 15 августта Русия президенты бу хакта фәрман имзалады.

Шулай ук бүген Путин "Ата-ана даны" дигән мактаулы исемнәр дә бирде, ул Татарстаннан да дүрт кешегә бирелде.

  • Медни Кадырова 1978 елда туган. Рамзан Кадыров аның белән мәктәптә укыган чакта ук танышкан. Чечня башлыгының хатыны модельер булып эшли. 2009 елның октябрендә ул Грозныйда мода йортына нигез салды, ул мөселман киемнәре чыгара.
  • Элегрәк Рамзан Кадыров балигъ булмаган уллары – 16 яшьлек Әхмәт, 15 яшьлек Зелимхан һәм 14 яшьлек Адәм Украинадагы сугышта катнаша дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG