АКШ президенты Джо Байден һәм Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин бүген Индонезиянең Бали утравында узган очрашуда Русиянең Украинага каршы сугышы турында фикер алышып бу низагта атом коралын куллануга каршы чыкты. Бу турыда Ак йорт очрашудан соң чыгарган белдерүдә әйтелә.
Белдерүдә әйтелгәнчә, Русиянең Украинага каршы сугышы темасын Байден күтәргән. "Байден һәм Си атом сугышы беркайчан да башланырга тиеш түгел һәм анда җиңүчеләр була алмый дип раслаган, алар Украинада атом коралын куллануга яки куллану куркынычына каршы торуларын ассызыклаган" диелә белдерүдә. Украинада атом коралы юк, шуңа күрә алар нигездә Русиягә мөрәҗәгать итә.
Ак йорт хәбәрендә әйтелгәнчә, тарафлар ике яклы мөнәсәбәтләрдә булган проблемнар турында ачыктан-ачык фикер алышкан. Байден, АКШ Кытай белән көндәшлек итәчәк, әмма аның белән низагка омтылмый, дигән. АКШ президенты шулай ук Вашингтонның Пекин белән климат үзгәреше, азык-төлек иминлеге, глобаль икътисад һәм сәламәтлек кебек мәсьәләләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдергән.
Байден Кытай хакимиятләре тарафыннан Синҗан, Тибет һәм Һонконгта кеше хокуклары үтәлү мәсьәләсен дә күтәргән, шулай ук Тайван мәсьәләсендә статус-кво бозылуга каршы булуын ассызыклаган. Хәбәрдә әйтелгәнчә, якын арада Кытайга АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен киләчәк.
Си Цзиньпин очрашу алдыннан ике илгә ике яклы мөнәсәбәтләр үсешендә "тугры курс" табарга кирәклеген әйтте, чөнки моны бөтен дөнья көтә.
Байден сөйләшүләрдән соң узган матбугат очрашуында Кытай җитәкчесе белән сөйләшүләрне ачык һәм туры дип атады. Тарафлар төрле темага фикер алышуны дәвам итәргә килешкән. Шулай ук Байден сүзләренчә, ул Кытайның тиздән Тайванга һөҗүмгә әзерләнү билгеләрен күрмәгән, дөнья яңа Салкын сугышыннан кача алыр дип ассызыклады ул.
Байден вазыйфасына керешкәннән бирле бу ике лидерның беренче очрашуы булды. Ул ел G20 саммиты алдыннан узды. Дөньяның иң эре 20 икътисады лидерлары очрашуы рәсми рәвештә сишәмбе көнне башлана.
Саммитта Русияне тышкы эшләре министры Сергей Лавров тәкъдим итәчәк. Президент Владимир Путин килми. Көнбатыш илләре вәкилләре Лавров белән аралашмаячагын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!