Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышка җибәрелгән Русия тоткынын кувалда белән үтерүләре төшерелгән видео тикшерелә


Евгений Нужин
Евгений Нужин

13 ноябрьдә  “Вагнер” белән бәйле Telegram-каналлар видео чыгарды: анда Русиянең элекке тоткыны, төрмәдән Украинага сугышырга җибәрелгән, әмма соңрак үз теләге белән украин гаскәрләренә әсир төшкән һәм Украина ягында сугышырга теләк белдергән ирне башына кувалда белән сугып үтерәләр.

Русия тәртип яклау оешмалары, Украинадагы сугышка җибәрелгән элекке тоткын Евгений Нужинның үтерелүе төшерелгән видеоны тикшерә башлаган. Аны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте әгъзалары үтергән дип фаразлана.

Бу хакта РБК-га кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова хәбәр иткән.

"Теләсә нинди рәхимсезлеккә һәм канунга сыймый торган гамәлгә дәүләтнең дә тыкшынуы кирәк. Бу вакыйгаларда кем гаепле икәнен, аның дөрес булу-булмавын ачыклау өчен тикшерү оешмаларының бу фактларны тикшерү белән шөгыльләнүен беләм", дигән ул.

Нужинның үлүен рәсми расламадылар.

Якшәмбе, 13 ноябрьдә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бәйле Telegram-каналлар видео чыгарды. Анда Русиянең элекке тоткыны, төрмәдән Украинага сугышырга җибәрелгән, әмма соңрак үз теләге белән украин гаскәрләренә әсир төшкән һәм Украина ягында сугышырга теләк белдергән ирне башына кувалда белән сугып үтерәләр.

Бу язмага "Вагнер"ны оештыручыларның берсе, Владимир Путинга якын эшкуар Евгений Пригожин да фикер белдерде. Ул Нужин "яхшы булмаган, әмма гадел кешеләр белән очрашты" һәм "эткә — эт үлеме" диде.

Шулай да видео турындагы сорауларны хакимиятләргә, шул исәптән Кремльгә бирә башлауларыннан соң, Пригожин баш прокуратурага мөрәҗәгать итте. Ул элекке тоткынны үтерүгә Америка махсус хезмәтләренең катнашы булырга мөмкин дигән фаразны тикшерүне сорады.

Пригожин бу видеода "мондый роликларга хас булганча" урысча сүгенүләр ишетелмәвен әйтә, видеодагы кешеләр кигән хәрби киемнең төсләре Америка ширкәтендә чыгарылган киемнеке кебек ди, ә кирпечнең төсе Русиядә кулланыла торган кирпечнеке белән туры килми дип саный.

Кичә, 14 ноябрьдә, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итте һәм Нужинны үтерүләре төшерелгән видеоны тикшерүне сорады.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Нужинны үтерүләренә фикер белдереп, Кремльдә моның "дөреслеккә никадәр туры килүен" белмиләр, диде. "Бу безнең эш түгел", дип искәртте Песков.

  • Язын, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар.
  • Исән калучыларга ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итәләр. Сентябрьдә "Важные истории" "Вагнер"ның шул рәвешле алты меңләп кешене сугышка җибәрүен хәбәр итте.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдән дәвам итә. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG