Херсоннан чигенгән чакта Русия гаскәре тикшерү изоляторыннан 457 тоткынны чыгарган, дип белдерде Украина дәүләт полициясе җитәкчесе Игорь Клименко.
Аның әйтүенчә. 166 тоткынны табып, Одесса һәм Николаев өлкәләрендәге тикшерү изоляторларына җибәргәннәр.
Hromadske мәгълүматынча, изоляторның җитәкчелеге Русия хәрбиләре белән бергә эвакуацияләнгәндә бөтен тоткыннар да качкан, аларга хезмәткәрләрнең берсе капкаларны ачкан диелә.
Русиянең "Сирена" басмасы качкан тоткыннарның исемлеген чыгарды, алар арасында 124 кеше үтергән өчен, 11 кеше көчләгән өчен хөкем ителгән булган.
Сугыш барганда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
- Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
- 11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте. Херсонга кергән украин хәрбиләрен халык сәламләп каршы алды.
- Украина президенты Владимир Зеленский Русия гаскәрләре киткәннән соң, Херсон өлкәсендә 400дән артык сугыш җинаяте теркәлде, тәртип саклау оешмалары азат ителгән җирләрдә сивилләрнең һәм хәрбиләрнең мәетләрен таба, дигән иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум