Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Польшаның Украина белән чиктәш җиренә ике Русия ракеты төшкән


Польша чиге, архив фотосы
Польша чиге, архив фотосы

Польша хакимияте иминлек шурасын җыйган дип хәбәр ителә.

Русиянең Украинага ракет һөҗүменнән соң Польшада ике кеше һәлак булган. Бу хакта АКШ хакимиятендәге чыганакка сылтанып Associated Press яза.

Беренчел мәгълүматка күрә, Русия ракетлары Польша чиген узып, Польшадагы фермага төшкән. Кайбер мәгълүматлар буенча, ракетлар Люблин шәһәре тирәсендә төшкән.

Польшага төшкән ракетлар турында мәгълүматны үз твиттерында Латвия саклану министры Артис Пабрикс та раслады. "Латвия бу җинаятьне хөкем итә", диде ул.

Польша хакимияте иминлек шурасын җыйган дип хәбәр ителә. Польша — НАТО хәрби берләшмәгә кергән ил.

Пентагон вәкиле журналистлар алдында чыгыш ясап, әлегә Русия ракетларының Польшада төшү турында мәгълүматын раслый да, инкарь да итә алмавын белдерде.

Русия саклану министрлыгы Украина-Польша чигенә һөҗүм итмәвен белдерде. Министрлык моны провокация дип атады.

  • 15 ноябрь көнне Русия Украинага сугыш дәвамында иң күләмле ракет һөҗүмнәренең берсен оештырды. Барлыгы йөзгә якын ракет җибәрелде. Һөҗүм Польша белән чиктәш булган Львов өлкәсенә дә ясалды.
  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышны 24 февраль көнне башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG