Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда янгын нәтиҗәсендә бер гаиләдә җиде кеше һәлак булган


Матвеевка авылында янгын сүндерү.
Матвеевка авылында янгын сүндерү.

Ике баланы әтиләре коткарып кала, ләкин үзе һәлак була.

18 ноябрьдә төндә Башкортстанның Стәрлетмак районы Матвеевка авылында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыга. Анда җиде кеше, шул исәптән биш бала һәлак булган дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның бер фатирын тулысынча ут камап алган. Янгынны сүндергән вакытта җиде кешенең: 46 һәм 45 яшьлек ир белән хатынның һәм аларның биш баласының мәетләре табыла.

"Башинформ" язуынча, янгын башлангач гаилә башлыгы бишәр яшьлек ике улын чыгарырга өлгерә. Башкалары артыннан кергәч, үзе дә һәлак була.

Җирле хакимиятләр сүзләренчә, гаилә тәртипле булган, ир белән хатынның үз балаларыннан тыш асрамага алынганнары да булган.

Әлеге фаҗига уңаеннан Башкортстанда оператив штаб төзелгән, җинаять эше ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG