Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары сыек калдыкларга (ЖБО) тариф билгеләүне сорап Русия премьер-министры Михаил Мишустин һәм Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать юллауны хуплады.
Депутатлар сыек калдыклар мәсьәләсен хокукый яктан идарә итәргә кирәк дип саный. Әлеге мәсьәлә турыдан-туры авыллардагы йорт янындагы канализация чокырларына җыелган калдыкларга бәйле. Бу калдыклар бары тиешле урыннарга түгелергә тиеш ди депутатлар.
"Бу мәсьәлә аз катлы йортларга, шәхси хуҗалыкларга кагыла. Сыек калдыкларны чыгару турында кануннар юк. Бүген бу калдыкларның кемнеке булуы, аңа тарифлар билгеләнмәве һәм суыртып алган калдыкларны чистарту урыннарына ташу мәсьәләсе ачыкланмаган", диде депутат Александр Тыгин.
Депутат фикеренчә, бүген Русия авылларының 18 проценты гына үзәкләштерелгән канализациягә тоташтырылган. Татарстанда бу күрсәткеч югарырак саклана. Ел саен республикада 15 мең шәхси йорт салына. Бу "әйләнә-тирәгә йогынтысы ни дәрәҗәдә була ала" дип проблемны күрсәтергә тырышты Тыгин.
Депутатлар федераль үзәктән сыек калдыклар мәсьәләсен хокукый кырга кертүне, аларга тариф билгеләү, транспорт белән ташу, чистарту һәм юк итүне карауны сорады.
Нәтиҗәдә, әлеге мөрәҗәгатьне 64 депутат хуплап чыкты, 10 — каршы чыкты, 2 — тотылып калды.
Әлеге тәкъдимнәр якын көннәрдә Русия премьер-министры Михаил Мишустин һәм Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә юлланачак диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум