Accessibility links

Кайнар хәбәр

МАГАТЭ Запорожье атом станциясе тирәсендә шартлаулар турында белдерде


Запорожье АЭСы
Запорожье АЭСы

Русия һәм Украина һөҗүмнәрдә бер-берсен гаепли.

Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) Запорожье атом электр станциясе тирәсендә шимбә һәм якшәмбе иртәнге якта уннан артык шартлаулар булуы турында белдерде. Зыян күрүчеләр турында әйтелми.

Русия атышларда Украинаны гаепләде. Саклану министрлыгы снарядларның берсе төш ягулыгы сакланган махсус корпус түбәсенә төшкән дип белдерде.

Украинаның "Энергоатом" оешмасы АЭСка Русия гаскәрләре аткан диде. Русия моны Украина ихтыяҗлары өчен электр энергиясе җитештерүгә кирәкле инфраструктураны" җимерү максатыннан эшләгән дип саныйлар "Энергоатом"да.

МАГАТЭ мондый һөҗүмнәрне булдырмаска кирәк дип белдерде. Кайсы ил булуына карамастан, атышлар туктатылырга тиеш диделәр оешмада. "Сез ут белән уйныйсыз!" дип искәртте оешма башлыгы Рафаэль Гросси.

  • Энергодардагы Запорожье атом электростанциясе – Европада иң зурысы, ул быел мартта Русия хәрбиләре контроленә күчте. Электростанциягә әледән әле һөҗүм булып тора. Бу һөҗүмнәрдә Украина белән Русия бер-берсен гаепли.
  • 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG