Татарстан быел хезмәт хакы рейтингында Русия төбәкләре арасында 37нче урынга чыккан. Әлеге рейтингны "Новости" дәүләт агентлыгы төзи. Бу тикшеренү күрсәткәнчә, республика халкының күпчелеге аена 24-50 мең сум ала.
100 меңнән күбрәк алучы хезмәткәрләр саны Татарстанда нибары — 4,2%. Татарстанлыларның 16%ы исә 20 меңнән азрак ала.
Русия буенча 100 меңнән күбрәк алучылар саны халыкның 9,9%ын тәшкил итә. Чукоткада халыкның яртысы диярлек югары хезмәт хакы ала, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә аена 100 меңнән күбрәк эшләүчеләр саны — 44%, Магадан өлкәсендә — 33,6%, Мәскәүдә — 32,6%.
Федерациянең 27 төбәгендә 20 меңнән азрак алучыларның саны 25%тан узып китә, ягъни халыкның дүрттән бер өлешеннән күбрәген тәшкил итә. Кечкенә хезмәт хакы алучылар ягыннан Кабарда-Балкар республикасы (халкының 41,4%ы), Ингушетия (40,5%), Дагыстан (39,6%), Чечня (39,5%), Төньяк Осетия (39%) кебек төбәкләр беренчелекне били.
Уртача алганда, Русиядәге эшче 25-60 мең сумлык хезмәт хакына өметләнә ала — халыкның яртысы ай саен нәкъ менә шушы күләмдә акча эшли.
Ә менә Казан мэриясе китергән саннар түбәндәгечә: шәһәрнең эре һәм уртача оешмаларында хезмәт хакы 62 мең сум тәшкил итә, кече оешмаларда эшләүчеләр исә аена 32 мең сум эшли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!