Икенче урында — "Ауыл" фермерлар ассоциациясе башлыгы Җигүле Дайрабаев (3,4%), аннан соң 2,6% белән җәмәгать эшлеклесе Каракат Абден һәм 2,5% белән икътисадчы Мәйрам Кажыкен бара."Барысына да каршы" дип 5,8% сайлаучы тавыш биргән.
20 ноябрьдә Казакъстанда чираттан тыш президент сайлавы узды. Сайлауда тавыш бирү хокукы булган кешеләрнең 69,44%ы катнашты.
2019 елның июнендә узган сайлауда Токаев 70,96% җыйган иде.
Күзәтүчеләр сайлауда хәрәмләшүләр булды дип хәбәр итте. Мисал өчен, Алматада бәйсез күзәтүче кулга алынды, полиция аның ни өчен тоткарлануын аңлатмады.
Оппозиция протест чаралары үткәрде. Oyan, Qazaqstan! хәрәкәте активистлары, Казакъстанда теркәлмәгән Демократик фирка вәкилләре тоткарланды.
- Токаевка 69 яшь. Илнең президенты булып ул беренче тапкыр 2019 елда Назарбаевның дәвамчысы буларак сайланган иде. 2022 елның гыйнварында булган протестлардан соң Токаев сәяси реформалар үткәрү кирәк дип белдерде. Нәтиҗәдә Казакъстан Конституциясенә президент хакимиятен чикләүче үзгәрешлер кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!