Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе: шәһәрдә 500 урам себерүче җитми


Архив фотосы
Архив фотосы

Шәһәр мэриясе хәбәр итүенчә, Татарстан башкаласына 500 урам себерүче җитми.

Кышын Казан урамнарын 2 956 җыештыручы тәртипкә китереп торачак. Бозлавык мәсьәләсен хәл итү өчен 8,5 мең тонна реагент һәм комлы-тозлы катнашма әзерләп куелган.

Казан хакимиятләре белдергәнчә, шәһәргә 500 урам себерүче җитми. Бу барлык урам җыештыручыларның 15%ы дигән сүз.

2022 елда Казанда урам җыештыручыларның уртача хезмәт хакы аена 20,8 мең сум тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG