Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айга төшүгә әзерлек. "Орион" корабы Ай өстеннән 130 чакрым биеклектә очып үтте


"Орион" галәм корабы Айга якынлаша. 21 ноябрь 2022
"Орион" галәм корабы Айга якынлаша. 21 ноябрь 2022

"Орион" корабы галәмгә Канаверал борынындагы космодромнан 16 ноябрьдә җибәрелгән иде.

21 ноябрьдә Американың "Орион" галәм корабы Айга иң якын арага якынлашты. Трансляция NASAның Youtube каналында барды.

"Орион" 1969 елда Айга беренче тапкыр төшкән "Аполлон 11" корабы утырган урын өстеннән якынча 130 километр биеклектә үтте. "Артемида-1" миссиясе планында каралганча, бу беренче очыш вакытында Айга иң якын килү булды.

"Орион" 16 ноябрьдә Канаверал борынындагы космодромнан яңа SLS ракеты белән җибәрелгән иде. Корабта астронавтларны хәтерләткән ике манекен бар.

Кораб Җиргә 11 декабрьдә әйләнеп кайтырга тиеш. Беренче очыш уңышлы тәмамланса, икенче очышка ул экипаж белән китәчәк, өченчесендә астронавтлар Айга төшәчәк. Бу 50 ел узганнан соң кешенең Айга кабат аяк басуы булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG