Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте Киев-Печерски монастырендә тентү уздыра


Киево-Печерска лавра монастыре
Киево-Печерска лавра монастыре

15 ноябрьдә Украина иминлек хезмәте Киев-Печерски монастыренә килүчеләр җырлаган җыр аркасында Русия агрессиясен аклау маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Җыр текстында "Русь-анакай" дигән сүзләр дә бар.

Украина иминлек хезмәте хезмәткәрләре Киев-Печерски монастыре җирләрендә тентү үткәрә. Бу хакта тәртип саклау оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән УНИАН һәм "Страна" хәбәр итте.

Соңрак тентү турында мәгълүмат Украина иминлек хезмәтенең Telegram-каналында да чыкты. Моны "Русия махсус хезмәтләренең какшатучы эшчәнлегенә каршы" чаралар дип аңлаттылар, монастырьне "урыс дөньясы"ның бер оешмасы кебек кулланмасыннар өчен, халыкны "провокацияләрдән" һәм терактлардан саклау өчен уздырулары әйтелде.

Монастырдә корал саклану, диверсион төркемнәрнең яшеренүе ихтималын, анда булган кешеләрне тикшергәннәр.

15 ноябрьдә Украина иминлек хезмәте Киев-Печерски монастыренә килүчеләр җырлаган җыр аркасында Русия агрессиясен аклау маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Җыр текстында "Русь-анакай" ("матушка — Русь") дигән сүзләр дә булган.

Гыйбадәт кылуны алып барган рухани Захарийның вазифасыннан алынуы әйтелде.

  • Украинадагы сугыш 24 февральдә, Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре бәреп кергәч башланды. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG