Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аналар һәм хатыннар шурасы" лидеры Ольга Цуканова билгесез затларның эзәрлекләвенә зарлана


Ольга Цуканова
Ольга Цуканова

Бүген шура әгъзалары саклану министрлыгы белән түгәрәк өстәлдә катнашырга тиеш. Алар бу чараны булдырмый калу, үзләрен куркыту өчен хакимиятләр куәт оешмаларыннан махсус кешеләр җибәргән дип саный.

"Аналар һәм хатыннар шурасы" лидеры Ольга Цуканова билгесез затларның эзәрлекләвенә зарлана һәм бүген, 23 ноябрьдә саклану министрлыгы белән узарга тиешле түгәрәк өстәлне булдырмаска тырышалар ди.

Оешманың төрле төбәкләрдәге әгъзалары бу очрашуда катнашу өчен махсус Мәскәүгә килгән.

"Безне күзәтәләр. Йорт каршында кешеләр утырган машина тора иде. Соңрак бу кешеләр яшеренеп тә тормый безне эзәрлекли башлады. Алар хәзер дә безнең арттан бара, берничә кеше", дип сөйләде Цуканова оешманың Telegram-каналында.

"Хатын-кызларның мөрәҗәгатьләренә җавап бирәсе урынга, алар актив җәмәгать эшлеклеләрен күзәтсеннәр өчен куәт оешмаларыннан ниндидер кешеләр җибәрә", ди ул.

Шура әгъзалары фикеренчә, шул рәвешле хакимиятләр аларны куркытырга һәм түгәрәк өстәлне булдырмый калырга тели – бу очрашуга саклану министры Сергей Шойгудан тыш эчке эшләр министры Владимир Колокольцев һәм тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да чакырулы.

Соңрак Цуканова түгәрәк өстәлнең барыбер дә узачагын хәбәр итте.

  • Ольга Цуканова – Әстерхан өлкәсендә хезмәт итүче 20 яшьлек "срочник"ның әнисе. Аның әйтүенчә, егетне инде ике мәртәбә Украинага җибәрмәкче булганнар, анда аны мәҗбүри хезмәткә алынучы буларак түгел, контракт нигезендә хезмәт итүче буларак җибәрергә теләгәннәр.
  • Бу хәлне булдырмас өчен Цуканова башка аналар белән берлектә "Аналар һәм хатыннар шурасы" оештырган. Аларның "срочник"ларны атышлар барган урыннан алып китүне һәм мобилизацияләнгәннәрне алдынгы сафка җибәрмәүне таләп итә. Хатын-кызлар канунсыз мобилизациягә зарланып мөрәҗәгатьләр яза һәм Русия хакимиятләрен Украина белән атышны туктату турындагы сөйләшүләр башларга чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG