Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский БМО белгечләрен Украина инфраструктурасының мөһим объектларын карап чыгарга чакырды


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Кичә, 23 ноябрьдә Русиянең көчле ракет һөҗүменнән соң, Украинада яшәүчеләрнең күбесе утсыз һәм җылылыксыз калды. Украина президенты үтенече белән БМОның иминлек шурасы ашыгыч утырыш уздырды.

Украина президенты үтенече белән БМОның иминлек шурасы ашыгыч утырыш уздырды. Утырышта Владимир Зеленский Русиянең "энергетика террорын" туктатырга чакырды һәм БМО белгечләрен Украина инфраструктурасының мөһим объектларын тикшереп чыгарга тәкъдим итте.

Шулай ук Зеленский Русияне БМОның иминлек шурасында вето салу хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим ясады.

Моңа җавап итеп, Русиянең БМОдагы вәкиле Василий Небензя Украинаның мөһим инфраструктур объектларына һөҗүмнәр – илне Көнбатыш кораллары белән "тутыруларына" җавап дип белдерде. Шулай ук ул "торак йортларның зарарлануы һәм тыныч халык арасындагы корбаннар Украинаның һава һөҗүменнән саклану системнары аркасында, алар шәһәр читләрендә түгел, иң үзәккә урнаштырыла", диде.

"Нәтиҗәдә ракет кисәкләре яки юнәлешен югалткан украин ракетлары Русия төбәлмәгән дә объектларга эләгә", диде ул.

  • Кичә, 23 ноябрьдә Русиянең көчле ракет һөҗүменнән соң, Украинада яшәүчеләрнең күбесе утсыз һәм җылылыксыз калды. Украинаның күпчелек җылылык һәм су электростанцияләре вакытлыча эшләми торачак. Электроэнергиянең булмавы җылылык һәм су белән тәэмин итүдә проблемнарга китерергә мөмкин.
  • Русиянең ракет һөҗүмнәреннән соң, Украина белән күрше Молдовада һәм шул исәптән үзбилгеләнгән Приднестровьеда да электр белән тәэмин итү туктап торды.
  • 2014 елда Кырымтатар мәҗлесенең Херсон өлкәсендәге вәкиле итеп билгеләнгән Абмеджит Сулейманов Русиянең көчле ракет һөҗүмнәренә фикер белдергән иде. "Русия хәрбиләре төрле инфраструктура корылмаларына ракет һөҗүмнәре ясап, халыкны куркытмакчы. Русия украин гаскәрен җиңә алмаячагын инде аңлый, шуңа сивил халык арасында, җәмгыятьтә хаос булдыру өчен торак йортлар, электр, җылы су станцияләренә ракетлар белән һөҗүм итә. Ләкин халык инде бернәрсәдән дә курыкмый, киресенчә бердәмлек артты, җиңүгә кадәр сугышачакларын әйтәләр. Херсон яклары азат ителсә, Кырым мәсьәләсе дә хәл ителер", дигән иде ул Азатлыкка.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG