Accessibility links

Кайнар хәбәр

 "Вагнер"га кушылып Украинадагы сугышка киткән Чаллы кешесе һәлак булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Ир канунсыз корал саклавы өчен узган елның гыйнварында сигез айга хөкем ителгән булган. Моңа кадәр тагын бер Чаллы кешесе – “Трассовики” бандасы лидеры Александр Еналеевның да “Вагнер”га кушылып сугышка китүе билгеле булган иде.

Украинадагы сугышта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә кушылган Чаллы кешесе һәлак булган. Chelny-biz басмасы язуынча, ирне корал саклаганы өчен хөкем иткән булганнар. Сугышта һәлак булгач, аны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.

Узган елның гыйнварында Чаллы мәхкәмәсе ирне сигез айга ирегеннән мәхрүм иткән. Аны җинаять кодексының 222 маддәсе 1 өлеше һәм 222.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә хөкем иткәннәр. Эш материалларыннан күренгәнчә, ир үзлектән ясалган пистолет һәм аңа ядрәләр саклаган. Тикшерү фаразынча, ул шәһәрдә пакет тапкан, аның эчендә корал булган. Ир табылдыкны өенә алып кайткан, соңрак аны тикшерү өчен Кама ярында атып караган. Тентү вакытында коралны тапканнар диелә, ир гаебен тулысынча таныган булган.

Моңа кадәр тагын бер Чаллы кешесе – "Трассовики" бандасы лидеры Александр Еналеевның да "Вагнер"га кушылып сугышка китүе хәбәр ителгән иде. Сhelny-biz чыганаклары мәгълүматынча, аны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән булганнар, хөкем карары 2013 елда чыккан. "Трассовики" бандасы ерак юлга йөк ташучы машина йөртүчеләрне үтерү белән шөгыльләнгән. Җинаятьчел төркем үз эшчәнлеген 2000 елда башлаган булган диелә.

  • Язын, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар.
  • Исән калучыларга ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итәләр. Сентябрьдә "Важные истории" "Вагнер"ның шул рәвешле алты меңләп кешене сугышка җибәрүен хәбәр итте.
  • Күптән түгел Пригожинның Русия тоткыннары белән сөйләшкән видеосы чыкты. Эшкуар аларга "Хосусый хәрби ширкәттән лаеклы ялга яки цинк табутта гына китәргә мөмкин" дигән иде.
  • Май башында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Вагнер" хезмәткәрләре Украинада катнашмый, ә алар турында сөйләү Киевка "Көнбатышның яллы сугышчыларыннан игътибарны читкә юнәлтү өчен кирәк" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG