Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә йортларның ишекләренә һава һөҗүме кисәтүләре вакытында нишләргә кирәклеге турында игъланнар эленгән


Ишекләргә эленгән игъланнар
Ишекләргә эленгән игъланнар

Кырымда халыкны һөҗүмнәргә әзерли башладылар дигән фаразлар бар.

24 нобярьдә Акмәчеттәге күпкатлы йортларның ишекләрендә һава һөҗүме һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында нишләргә кирәклеге турында игъланнар эленгән. Украинаның кораллы көчләре Херсон шәһәрен азат иткәннән соң, хәзер чират Кырымга да җитәчәк дигән фикерләр кырымнар арасында ешрак ишетелә башлады.

22 нобрьдә "Кырым яңалыклары" сайтында "Игътибар!" дигән кисәтү килгәч, халыкның ничек хәрәкәт итүе турында хәтерләтү чыккан иде.

Кырымның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре якынча ярты ай элек көн саен кешеләрнең мобил телефоннарына һава торышы, көчле яңгырлар, диңгезгә керү күркынычы турында массакүләм төстә смс-лар җибәрүне башлап җибәрде. Мондый хәл беренче тапкыр гына күзәтелде. Халык бу смс-ларны андый-мондый хәл килеп туса, һөҗүмнәргә әзерләнү өчен җибәрләрдер дигән фикер белдерделәр.

Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов 18 ноябрьдә Кырым – Украина чигендә ярымутрауның иминлеге өчен фортификация корылмалары эшләре алып барылуын хәбәр иткән иде.

Кырымның чигендә урнашкан Җанкөй, Керич, Ор къапу (Красноперекопски) шәһәр бүлгеләре һәм районнары, шулай ук Җиде Кое (Ленин) районы җирләрендә 7 ноябрьдән югары "сары" дәрәҗәдәге террор куркынычы режимы кертелгәнен белдергән иде ул. Ул 7 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG