Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина "Кырым мөселманнары эше" нигезендә Русиядә биш кырымтатарга чыгарылган хөкемне тәнкыйтьләде


Руслан Сулейманов
Руслан Сулейманов

Русиянең Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Осман Арифмеметов, Руслан Сөләйманов һәм Рөстәм Шейхалиевны 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Яшәр Муединов һәм Энвер Аметовны 13 елга ябу турында карар чыгардылар.

Кичә, 24 ноябрьдә Украина тышкы эшләр министрлыгы Русия мәхкәмәсенең сивил кырымтатар журналистлары Осман Арифмеметов, Руслан Сөләйманов һәм Рөстәм Шейхалиевка, шулай ук активистлар Яшәр Муединов һәм Энвер Аметовка чыгарган хөкем карарларын тәнкыйтьләп чыкты.

Русиянең Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Осман Арифмеметов, Руслан Сөләйманов һәм Рөстәм Шейхалиевны 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Яшәр Муединов һәм Энвер Аметовны 13 елга ябу турында карар чыгардылар. Шул рәвешле хөкем ителгән Кырым сәяси тоткыннарының гомуми җәза мөддәте 1300 елга якынлашып килә", диелә Украина министрлыгы белдерүендә.

Украина тышкы эшләр министрлыгы халыкара җәмәгатьчелекне һәм "Кырым платформасы" ягыннан партнерларын Путин режимы белән канунсыз утыртылган барлык украин ватандашларын кичекмәстән азат итүне сорап, Русиягә басым ясарга чакырды.

Украина дипломатлары илнең канунсыз утыртылган һәр ватандашын азат итү өчен алга таба да көрәшәчәк, дип белдерделәр Украина тышкы эшләр министрлыгында.

  • 2019 елның мартында Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе активистлары йортларында тентүләр уздырды. Барлыгы 24 кеше тоткарланды, алар арасында сивил журналистлар Осман Арифмеметов, Рөстәм Шейхалиев, Ремзи Бекиров та бар.
  • 27 һәм 28 мартта Русиянең Акмәчеттәге мәхкәмәсе барлык тоткарланучыларны кулга алды.
  • "Мемориал" хокук яклау оешмасы 27 мартта Кырымда тоткарланган 24 кырымтатар активистын сәяси тоткын дип таныды. "Мемориал" Русиядә "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма игълан итүне һәрвакыт нигезсез дип санавын әйтеп килә, дип искәртте оешма.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG