Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшь ярымлык кызын кыйнаган анага җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Өч бала анасы нәни кызын никахсыз яшәгән ире — баланың атасы китеп барганы өчен кыйнаган. Үч алу өчен ул бу гамәлләрен телефонына төшереп алган һәм видеоны ата кешегә җибәргән, диелә. Полициягә гаризаны күршеләр язган.

Татарстанның тикшерү комитеты Җинаять кодексының "балигъ булмаучыны тәрбияләүдә вазифаларны үтәмәү" һәм "җәфалау" маддәләре нигезендә җинаять эше ачкан. Бу хакта тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш ачуларына социаль челтәрләрдәге видеоязма сәбәпче булган. Анда бер хатынның яшь ярымлык кызын кыйнавы һәм балконга чыгарып бастыруы төшерелгән.

Булган хәлләрне ачыклап бетерү өчен тикшерү эшләре бара.

"Татарстан 24" хәбәренчә, өч бала анасы нәни кызын никахсыз яшәгән ире — баланың атасы китеп барганы өчен кыйнаган. Үч алу өчен ул бу гамәлләрен телефонына төшереп алган һәм видеоны ата кешегә җибәргән.

Күршеләре сөйләвенчә, хатынның өлкән кызы әбисендә тәрбияләнә, шулай ук инвалид улы да бар. Күршеләре хатынның кече кызын "яратып бетермәве" турында сөйли, баланың әтисе белән ул никахсыз яшәгән диелә. Беренчел мәгълүматларга күрә, ир элек хөкем ителгән булган.

Полициягә гаризаны күршеләр язган. Балаларны 18нче хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хәл уңаеннан прокуратура да тикшерү башлаган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG