Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбәрсез югалучыларның халыкара комиссиясе сугыш башыннан Украинада 15 меңнән артык кеше юкка чыккан дип белдерде


ICMP вәкиле Сребреницадагы суеш корбаннарының җәсәд калдыкларын тикшерә. 2016 ел, июль
ICMP вәкиле Сребреницадагы суеш корбаннарының җәсәд калдыкларын тикшерә. 2016 ел, июль

Аларның ничәсен мәҗбүриләп башка урынга күчерүләре, ничәсенең Русиядә сак астында тотылуы, исән булуы яки үлеп вакытлыча күмелеп, каберлекләрдә ятуы әлегә билгеле түгел.

Русия сугыш башлаганнан бирле 15 меңнән артык украиналы хәбәрсез югалган. Бу хакта Хәбәрсез югалучыларның халыкара комиссиясе (ICMP) вәкиле Мэтью Һоллидей белдерде.

Аларның ничәсен мәҗбүриләп башка урынга күчерүләре, ничәсенең Русиядә сак астында тотылуы, исән булуы яки үлеп вакытлыча күмелеп, каберлекләрдә ятуы әлегә билгеле түгел, ди ул.

Югалганнарны эзләү сугыштан соң да, елларга сузылачак, дип фаразлый Һоллидей.

ICMP 1990нчы елларда Балкан сугышынан соң оешты, быел июльдә ул Украинага хәбәрсез югалучыларны теркәү һәм эзләргә ярдәм итү өчен Киевта офисын ачты.

  • Оешма украиннарның ДНК үрнәкләрен җыя башлады, бу аларның туганнарын эзләү өчен кирәк. Мондый база Югославиядәге кораллы низагта хәбәрсез югалган 40 мең кешенең 27 меңнән артыгын табарга ярдәм итте.
  • БМО мәгълүматларына күрә, хәрби хәрәктләр аркасында ноябрь уртасына 6557 тыныч кеше һәлак булган, аларның 408-е – балалар. Бу белешмәләр тулы булмаска мөмкин.
  • Украина хакимиятләре Русия хәрбиләрен сивил халыкка җинаятьләрдә гаепли һәм аларга каршы ачылган күпсанлы җинаять эшләрен тикшерә. Русия исә тыныч кешеләрне үтерүгә катнашы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG