Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда "Татарча диктант" һәм Татарстан байрагына багышланган кичә узды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Әлеге чараларның максаты – соңгы вакытта Русиядән күпләп китүче, шул исәптән Төркиягә дә килүче татарларны берләштерү, аларның милли хисләрен ныгыту, ди оештыручылар. Диктантны 40лап кеше язган.

Кичә, 27 ноябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә татарча диктант яздылар. Чараны"Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырды.

Чара Солтанәхмәт районында, Төрки учаклар бинасында үткән. Диктант өчен Гаяз Исхакыйның "Өйгә таба" әсәреннән өзекләр сайлап алынган, аны кырымтатар егете Онур Ташорен укыган. Татарча диктант язарга килүчеләргә Гаяз Исхакыйның "Милләт сүз көтми, эш көтә" дигән сүзләре язылган каләмнәр таратылган. Аларны Гаяз Исхакыйның 2023 елда узачак 145 еллык юбилее хөрмәтенә әзерләгәннәр.

Чара Төркия һәм Татарстан гимннары белән башланган. Наил Нәбиуллин әйтүенчә, диктантны татарлар гына түгел, төрекләр дә язган. Шул ук вакытта Төркиядә татарча диктант язучылар моңарчы күрелмәгәнчә күп булган, оештыручылар чарага 40лап кешенең килүен әйтә.

Диктанттан соң Татарстан байрагы көненә багышланган кичә уздырганнар. "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин байракның тарихы, Татарстанның бүгенге милли-сәяси вазгыяте турында сөйләгән. Оештыручылар, республика конституциясе көнендәге гадәтне дәвам итеп, бәйрәм хөрмәтенә Татарстан байрагы төшерелгән торт әзерләгән. Чара "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланган.

Наил Нәбиуллин әйтүенчә, әлеге чараларның максаты – соңгы вакытта Русиядән күпләп китүче, шул исәптән Төркиягә дә килүче татарларны берләштерү, аларның милли хисләрен ныгыту.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG