Accessibility links

Кайнар хәбәр

Антальядә чит ил кешеләренә торак сатмау петициясен 10 меңнән күбрәк кеше имзалады


Анталья, архив фотосы
Анталья, архив фотосы

Петициядә соңгы арада сатылган һәр өч торакның берсен чит ил кешеләре сатып алган диелә.

Төркиянең Анталья шәһәрендә чит ил кешеләренә торак сатуны һәм арендага бирүне тыю тәкъдиме белән петицияне 11,5 меңнән артык кеше имзалады. Мөрәҗәгать берничә көн элек барлыкка килгән иде.

Петиция авторлары Антальядә фатир өчен уртача аренда бәясенең 13 мең лирага (якынча 41,5 мең сум) җитүен яза. Алар фикеренчә, бу шәһәрдә торак кризисына китерә, җирле халык күпләп шәһәрдән китә. Шәһәр халкының 25%ты да чит ил кешеләре булуы авторларда ризасызлык тудыра.

Моннан тыш, мөрәҗәгать авторлары соңгы вакытта Антальяда сатылган һәр өч торакның берсен чит ил кешеләре сатып алган дип белдерә. Соңгы ике елда Антальядә торак арендасы бәясе 395%ка арткан диелә.

Нәтиҗәдә, Антальядә Төркия ватандашларына торакны сатып алу яки арендага алу мөмкин булмаслык хәлгә җитте, диелә мөрәҗәгатьтә.

Русия һәм Украинадан күчкән кешеләр торак арендасына багышланган үз төркемнәр һәм чатлар булдыра, төрек кешеләрен анда кертмиләр, диелә.

— Бу шәһәр безнеке! Барысы да яшәргә омтылган шәһәребезне югалтмыйк. Бу җәннәт җиребезгә хуҗа булыйк, — ди петиция авторлары.

Алар чит ил кешеләренә шәһәрдә торакны сату һәм арендага алуны тыярга тәкъдим итә. Чит ил ватандашлары өчен кунакханәләр, курортлар һәм тулай тораклары вариантлары бар, диелә петициядә.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде.

Төркия – Русия ватандашлары иң күп киткән илләрнең берсе. Илдә виза алмыйча ике ай булырга рөхсәт ителә, торак арендасы нигезендә бер еллык рөхсәт алып була. Анталья – русияләр киткән иң популяр Төркия шәһәре.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG