Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда коронавирус чикләүләренә каршы митинглар уза, кайберәүләр Си Цзиньпинның вазифасыннан китүен таләп итә


Кытайда протест чаралары
Кытайда протест чаралары

Бу канәгатьсезлекләр Кытайның уйгырлар яши торган Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәрендә чыккан янгыннан соң уза башлады. 24 ноябрьдә күпкатлы йортларның берсендә янгын чыкты. Локдаун сәбәпле ишекләр ябык тотылган һәм йортта яшәүчеләрнең күбесе урамга чыгып котыла алмаган диелде. 10 кеше һәлак булды.

Кытай шәһәрләрендә меңләгән кеше коронавирус белән бәйле чикләүләргә каршы митингларга чыкты. Ил башлыгы Си Цзиньпинга каршы да шигарьләр яңгырый, дип хәбәр итә CNN һәм BBC.

26 ноябрьдән протест чаралары ил башкаласы Пекинда һәм башка зур шәһәрләрдә, әйтик Шанһай һәм Гуаньчҗоуда үтә. Бу канәгатьсезлекләр Кытайның уйгырлар яши торган Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәрендә чыккан янгыннан соң уза башлады, янгында 10 кеше һәлак булган иде.

Өремчедә өч айдан артык локдаун гамәлдә. Шәһәрдә дүрт миллионлап кеше яши. Чикләүләр аркасында аларның күбесе 100 көннән артык өйләреннән чыга алмый. 24 ноябрьдә күпкатлы йортларның берсендә янгын чыкты. Локдаун сәбәпле ишекләр ябык тотылган һәм йортта яшәүчеләрнең күбесе урамга чыгып котыла алмаган диелде.

Кытай хакимиятләре исә бу гаепләүләрне кире кага һәм кешеләр иминлек техникасы кагыйдәләрен дөрес аңламаган дип ышандыра.

Шимбә кичендә Шанһайда яшәүче йөзләгән кеше Синҗанда һәлак булучы янган корбаннарын искә алу пикетына чыкты. CNN кешеләрнең ак кәгазь бите белән чыгуын хәбәр итә, бу кешеләрнең цензурага каршы чыгуын аңлата диелә. Шул ук вакытта чарада катнашучылар "Кеше хокуклары кирәк, азатлык кирәк", дип кычкырган диелә.

Шанһай полициясе берничә кешене тоткарлаган, полициянең протест чарасында катнашучыларны төрткәләгән, сөйрәп алып киткән, кыйнаган мизгелләре видеоларга да эләккән диелә.

CNN хәбәренчә, кайберәүләр Кытай лидерының вазифасыннан китүен таләп иткән.

Якшәмбе киченә киңкүләм протест чаралары Пекин, Чэнду, Гуанчҗоу һәм коронавирус беренче тапкыр табылган Уһань шәһәрләренә дә таралган. Меңләгән кеше коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгаруны таләп иткән, сәяси азатлыкка чакырган, Шанһайдагы протест белдерүчеләрне хуплаган.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Кытайда мондый протест чараларының узуы гадәттән тыш сирәк күренеш, дип искәртә.

Әлегә Кытай хакимиятләре протест чараларына рәсми фикер белдермәде.

  • Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Кытай авыру таралмасын өчен кырыс чикләүләр кертте. Ил хакимиятләре яңа очраклар турында билгеле булуга, элеккечә кырыс локдауннар игълан итә, тулы бер районнарны яба, анда яшәүчеләргә атналар һәм айлар буе урамга чыгуны тыя.
  • Шундый кырыс чаралар күрелүгә дә карамастан, узган атнада Кытайда коронавирус йоктыручылар саны моңарчы күрелмәгәнчә артты, 23 ноябрьдә шундый 31527 очрак теркәлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG