Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эчке эшләр министрлыгы Теләчедә полиция хезмәткәренең үлеме уңаеннан тикшерү уздыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул үзенә кул салган дип фаразлана.

Теләче районының эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәренең мәете табылган. Беренчел фаразларга күрә, ул үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итә "Бизнес Online". Басма чыганагы әйтүенчә, аның мәетен 28 ноябрьдә 16:45 сәгатьтә тапканнар. Бу уңайдан Татарстан эчке эшләр министрлыгы тикшерү уздыра диелә.

Шул ук вакытта Mash Iptash Telegram-каналы мәрхүмнең исемен дә атый. Искәндәр Моталлаповның мәетен полиция бүлекчәсенең җылыту бүлмәсендә тапканнар, күкрәгендә ике яра эзе табылган диелә. Ул үзен бурычлары аркасында үтергән булуы бар дип фаразлыйлар, диелә басма хәбәрендә. Моталлаповның полициядә 18 ел эшләве, өч баласының ятим калуы әйтелә.

  • 2016 елда Уфада 24 яшьлек полиция хезмәткәре Илгизәр Ишмөхәммәтов үзенә кул салды. Үлеме алдыннан Илгизәр җитәкчелек басымына чыдый алмаганын аңлаткан видеомөрәҗәгать әзерләгән иде.
  • "Мине гел ачуланып торуларыннан, басым ясаудан, җитәкчеләр алдында начар яктан күрсәтүләреннән туйдым. Әгәр эчке эшләр системында хәлләр бүгенге кебек калса, анда эшләүнең мәгънәсе юк", - диелә Илгизәр Ишмөхәммәтов мөрәҗәгатендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG