Accessibility links

Кайнар хәбәр

Change.org сайтында сугышны туктату һәм Русия гаскәрләрен Украинадан чыгару таләбе белән ачык хат дөнья күрде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Change.org сайтында Әниләр көне уңаеннан дөнья күргән петиция Русия думасы һәм Федерация шурасының профильле комитет рәисләренә юлланган. Мөрәҗәгатьне Сугышка каршы феминист хәрәкәте чыгарган.

"Гаскәрдә хезмәт итүчеләрнең һәм мобилизацияләнгәннәрнең аналары улларын һәм ирләрен өйләренә кайтарырга тырышып, түбәнсенеп, шәһәр хакимияте бусагасын таптарга мәҗбүр. Алар пикетлар үткәрә, коллектив мөрәҗәгатьләр яза, үтенечләр тапшыра, тик аларны беркем дә ишетми! Хакимият аналарга үзенең чын мөнәсәбәтен күрсәтә. Безнең илдә аналарның тавышы бары тик сайлаулар вакытында гына кирәк: дәүләткә файдалы булганда безнең хакта искә төшерәләр. Калган вакытны без үз проблемнарыбыз, кайгыбыз белән ялгыз калабыз. Ә аларның һәлак булган туганнарының гарипләнгән гәүдәләрен безнең дәүләт алып китми. Алар чит җирдә калдырыла, коточкыч үлемнән соң да үз гаиләләренә кайтарылмый", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Дәүләт безне күбрәк бала табарга чакыра, ә аннары безне ярлылыкка ташлый яки безнең балаларны үз амбицияләре өчен корбан итә", дип белдерә авторлар.

Хәзерге хәлләрнең гаиләләрдә көч куллану артуына китерәчәге искәртелә.

"Хәзерге хәлләрнең тагын бер куркыныч ягы бар. Икътисади проблемнар һәм социаль кризис котылгысыз рәвештә гаиләдә көч куллануның артуына китерә. Хәерчелектән һәм киләчәкнең билгесезлегеннән сындырылган кешеләр үз проблемнарын хатын-кызларга һәм балаларга аудара. Моннан тыш, тыныч тормышка кайткан ир-атлар еш кына үзләре белән хәрби чорның авыр психологик җәрәхәтләрен алып кайта. Һәм бу шулай ук иң якыннарына карата контрольсез агрессиягә әйләнә" диелә хатта.

Хатын-кызлар бүгенге көндә мондый хәлләрдән берничек тә якланмаган дип борчыла хат авторлары.

"Соңгы ун елда гаиләдә көч куллануны булдырмау турындагы канун проектлары Русия думасына 40 тапкырдан артык кертелде, ләкин бер генә уку да узмады. 2017 елда президент карары белән Җинаять кодексыннан кыйнаулар турындагы маддәне алып аттылар, ә гаиләдә көч кулланган өчен бары тик административ җаваплылык һәм зур булмаган штраф кына кертелде", диелә хатта.

"Хәрби гамәлләр – рәсми рәвештә ничек аталуга карамастан, алар һәрвакыт һәлакәт. Бу – кан кою, көчләү, шәхес абруен төшерү, кеше иреге һәм хокукларын кысу. Безнең бу хәлләрдән котыбыз очып тора. Без бу эштә улларыбызның, туганнарыбызның, әтиләребезнең катнашуына каршы, үзебез дә катнашырга теләмибез – хатын-кызлар арасында да хәрби хезмәткә яраклы медиклар бар бит. Сез, һөнәрегез белән әниләрнең һәм балаларның хокукларын һәм ирекләрен якларга тиеш кешеләр, боларның барысына да күз йомарга тиеш түгел. Сезнең гаилә әгъзалары хәрби гамәлләрдә катнашудан ышанычлы сакланган, сез аларны бер дә куркыныч астына куймыйсыз һәм беркемне дә югалтмыйсыз: ә без һәр көнне шушы иттарткычка җибәрелгән якыннарыбыз өчен борчылабыз. Сез, Русия ватандашларының ихтыярына каршы килеп, ничек алар хисабына хәрби гамәлләр кыла аласыз?", диелә мөрәҗәгатьтә.

Ачык хат авторлары Федерация шурасының Социаль сәясәт комитеты рәисе Инна Святенкога, Дәүләт думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останинага һәм әлеге комитет әгъзаларына мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытка петицияне 33 меңнән артык кеше имзалаган.

  • Сугышка каршы беренче петицияне хокук яклаучы Лев Пономарев булдырган иде. Украинадагы сугышка каршы ул мөрәҗәгатьне бүгенге көндә бер миллион 200 меңнән артык кеше имзалаган. Петиция авторлары бәйсез Украина җирләрендә сугышны кичекмәстән туктатуны һәм Русиянең кораллы көчләрен аннан чыгаруны таләп итә.
  • 26 февральда шулай үк Сhange.org сайтында "Русия президенты Владимир Путинга импичмент игълан итәргә" диелгән петиция барлыкка килде. Бүгенге көнгә аны 280 меңнән артык кеше имзалаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG