Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә һәр икенче сәүдә үзәгенә ябылу куркынычы яный


Чаллыдагы сәүдә үзәге. Архив фотосы
Чаллыдагы сәүдә үзәге. Архив фотосы

Белгечләр Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдән Көнбатыш брендларының китүе сәүдә үзәкләренә көчле орым ясады, ди. Быел гыйнвардан октябрьгә кадәр мәйданы 10 мең дүрткел метрдан башлаган сәүдә үзәкләренең сатуга чыгарылуы турындагы игъланнар саны 14 процентка арткан.

Русиядә кимендә 200 сәүдә үзәге банкрот хәлендә яки бөлгенлеккә төшү алдында тора.

Бу хакта Русия сәүдә үзәкләре шурасының (РСТЦ) идарәче мөдире Олег Войцеховский белдерде, дип яза "Известия".

"Бүген һәр икенче сәүдә үзәгенә куркыныч яный дияргә була. Һәр җирлектә үзара көндәшлек итүче кимендә ике молл бар. Иртәме соңмы аларның берсе алдынгылыкка чыгачак һәм башта халык агымын, соңрак арендалаучыларны, ахырдан керемне дә үзенә тартачак. Бу исә көндәшенең бөлгенлеккә чыгуына этәргеч булачак", дип белдергән Русия дизайнерларының Slava һәм Йармарка универмагларын булдыручы, Magic Group президенты Александр Перемятов.

"Авито Недвижимость" мәгълүматынча, быел гыйнвардан октябрьгә кадәр мәйданы 10 мең дүрткел метрдан башлаган сәүдә үзәкләренең сатуга чыгарылуы турындагы игъланнар саны 14 процентка арткан. Петербур беренче урынга чыккан, анда сатуга чыгарылган объектлар саны якынча 50 процентка арткан.

Мәскәүдә, Уфада, Красноярда, Череповецта да сәүдә үзәкләрен күп саталар. Сәүдә үзәкләренә бәяләр 1 миллиард сумнан башлана, 8,3 миллиард сумга кадәр җитә, дип сөйләгән DA порталы аналитиклары.

Олег Войцеховский фикеренчә, сәүдә үзәкләренең проблемлары уңышсыз концепцияләр, көндәшлек зур булуы, нәтиҗәсез идарә итү белән бәйле. Аларга Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдән Көнбатыш брендларының китүе дә көчле орым ясады, дигән ул. "Известия" Русиядәге чит ил ширкәтләренең кимендә өчтән бере китүен язган иде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG