Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссия башлыгы сугыш башыннан Украинаның 100 мең хәрбие һәм 20 меңләп сивил кешесе үлүен белдерде


Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен
Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен

Әмма соңрак аның бу сүзләре бетерелде. Урсула фон дер Ляйен Русиянең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен тикшерү өчен, БМО ярдәме белән махсус мәхкәмә булдыруны тәкъдим итте, әлеге сүзләр бу уңайдан ясалган мөрәҗәгатьтә әйтелгән иде.

Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Украинаның 100 мең хәрбие һәм 20 меңләп сивил кешесе үлгән дип белдерде, бу хакта ул Twitter-да хәбәр итте, әмма соңрак әлеге видеомөрәҗәгать юкка чыкты.

Еврокомиссия башлыгының аккаунтында яңа мөрәҗәгать чыкты, анда видеоның Украина югалтулары турындагы өлеше кисеп алынган. 11нче секундта видеоның ялганып киткән өлеше сизелә.

Еврокомиссия сайтындагы матбугат релизы текстыннан да Украина югалтулары турындагы бәяләмәләр бетерелде.

"Украинская правда" басмасына Украина кораллы көчләренең баш штабында илнең хәрби югалтулары турында мәгълүмат яшерен дип белдергәннәр.

"Без бу саннарны раслый алмыйбыз, Украина гаскәре югалтулары - вазифаи кулланылыш өчен каралган мәгълүмат булып тора, аны халыкка чыгару чикләнә. Шул ук вакытта Еврокомиссия башлыгы әйткән сүзләр агрессор-дәүләтне җаваплылыкка тартырга булышса, без украин халкы геноциды оештыручыларны канунлы җәзага тартырга ярдәм итүче гамәлләрне хуплый гына алабыз. Украинаның хәрби һәм сивил ватандашлары белән бәйле югалтулары өчен җаваплыларны хөкемгә тарту өчен барысын да эшләргә кирәк", дигән журналистларга баш штаб вәкиле Богдан Сеник.

Урсула фон дер Ляйен Русиянең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен тикшерү өчен, БМО ярдәме белән махсус мәхкәмә булдыруны тәкъдим итте, әлеге мөрәҗәгать бу уңайдан ясалган иде.

Шул ук вакытта Еврокомиссия башлыгы Русия Украинага китергән матди зыянны капларга тиеш дип белдерде, аның әйтүенчә бу зыян 600 миллиард долларга җиткән. Бу максатларда Европа берлегендә Русия Үзәк Банкының 300 миллиард евросы һәм Русия олигархларының 19 миллард евросы туңдырылды, дип сөйләде ул.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG