Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура халык зарланган медиа чараларының лицензиясен гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә


Русия баш прокуратурасы
Русия баш прокуратурасы

Шул ук вакытта чит ил медиасы эшчәнлеген туктату яки аның лицензиясен гамәлдән чыгару Русия тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп эшләнәчәк.

Русия баш прокуратурасы инструкция өлгесе әзерләгән, анда меди чараларының эшчәнлеген ничек туктатып торырга, аларны ничек лицензияләреннән мәхрүм итәргә яки чит ил медиасының эшчәнлеген ничек тыярга икәне язылган. Бу хакта Роскомсвобода хәбәр итә.

Аерым алганда, гражданнар, оешмалар, вазифаи затлар телдән яки язмача мөрәҗәгать итсә, шулай ук төрле чыганакларда, әйтик интернетта булган мәгълүматларга таянып, прокуратура тикшерү башлый ала.

Медиада чыккан язмаларны тикшергәннән соң , прокурор түбәндәге пунктларга туры килердәй мәгълүмат тапса, бу басманы лицезиясеннән мәхрүм итү һәм эшчәнлеген туктату өчен сәбәп булып торачак:

  • Русия гаскәре турында "фейклар" ;
  • Русия гаскәрен "дискредитацияләү" ;
  • Җәмгыятькә һәм дәүләткә ихтирамсызлыкны әдәпсез рәвештә белдерү;
  • Рөхсәт ителмәгән митинглар оештыру һәм аларда катнашырга чакыру;
  • Кешеләрнең гомеренә яки сәламәтлегенә зарар китерү куркынычы тудыра торган иҗтимагый әһәмиятле ялган мәгълүмат;
  • Халыкны яклау өчен һәм башка хәлләр уңаеннан күрелә торган чаралар турында дөрес булмаган мәгълүмат;

Фәрман өлгесендә әйтелгәнчә, әгәр прокуратура мондый очракларның берничә тапкыр кабатлануын ачыкласа, чара күрергә тиеш булачак. Шул ук вакытта чит ил медиасы эшчәнлеген туктату яки аның лицензиясен гамәлдән чыгару Русия тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп эшләнәчәк.

  • Баш прокурорга медиа чараларының лицензиясен гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен Русия думасына апрельдә керткәннәр иде, соңрак аны ил президенты Владимир Путин да хуплады. Моңарчы бу эшне бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә эшләргә мөмкин иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG