Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аэрофлот" очкычларында юлчылар фильмнар карый алмый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Көнбатыш ширкәтләре Русия очкычларына бу хезмәтне күрсәтүдән баш тарткан. Һава ширкәтендә моны вакытлы күренеш дип ышандыралар, Русиядә уйлап табылган яңа систем ярдәмендә хәл итмәкчеләр, аның Яңа елга кадәр тәкъдим ителәчәге әйтелә.

"Аэрофлот" юлчылары очыш вакытында фильм карау яки җыр тыңлау өчен, ширкәтнең стриминг системнарына тоташа алмый башлаган, чөнки Көнбатыш ширкәтләре Русия очкычларына бу хезмәтне күрсәтүдән баш тарткан диелә.

"Аэрофлот"ның Telegram-каналында әйтелгәнчә, бу хезмәт йөз А320/321 очкычында һәм 37 Вoeing 737 очкычында туктатылган, ә бу "Аэрофлот" паркындагы очкычларның бөтенесе диярлек.

Һава ширкәтендә моны вакытлы күренеш дип ышандыралар, моны Русиядә уйлап табылган яңа систем ярдәмендә хәл итәчәкләре, аның Яңа елга кадәр тәкъдим ителәчәге әйтелә.

  • 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы детальләрне кулланырга мәҗбүр
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарәче мөдире Ричард Абулафиа мартта ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Абулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG