Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берничә ай эчендә Airbus Русия титаныннан тулысынча баш тартачак


"ВСМПО-Ависма"да титан эретмәләре җитештерү. Свердлау өлкәсе, Русия

Airbus титанны АКШ һәм Япониядән күбрәк сатып ала башлаган, диелә. Титан нигездә очкычларның двигательләре һәм шассилары өчен кулланыла.

Европаның очкычлар төзүче Airbus корпорациясе берничә ай эчендә Русия титаныннан тулысынча баш тартырга ниятли. Бу хакта Airbus-ның саклану һәм галәм бүлекчәсе башлыгы Михаэль Шольхорн хәбәр итте, дип яза Reuters.

"Титан мәсьәләсендә без Русия белән элемтәләрне өзү юлында. Бу еллар түгел, айлар мәсьәләсе", дигән ул һәм моның чагыштырмача катлаулы процесс булуын искәрткән, чөнки яңа тәэмин итүчеләрне сертификацияләргә дә кирәк булачак.

Reuters чыганаклары әйтүенчә, Airbus титанны АКШ һәм Япониядән күбрәк сатып ала башлаган, әмма аларны аэрогаләм стандартлары нигезендә сертификацияләү елларга сузылырга мөмкин.

Элегрәк Русия титаныннан Американың Boeing ширкәте дә баш тарткан иде. Моны ширкәттә титан запасларының җитәрлек булуы белән аңлаттылар.

  • Русия – дөньяның иң зур титан җитештерүчеләреннән берсе. Титан нигездә очкычларның двигательләре һәм шассилары өчен кулланыла. Сугышка кадәр Русиянең "ВСМПО-Ависма" ширкәте Boeing ширкәтенең 35 процент күләмендә, Airbus Group-ның 65 процент, Embraer-ның 100 процент дәрәҗәсендә титанга ихтыяҗларын канәгатьләндерә иде, дип язды Коммерсантъ.
  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Европа берлеге Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы кертте. Апрельдә Airbus башлыгы Гийом Фори Көнбатышны Русия титанына эмбарго кертмәскә чакырды, бу русия икътисадына караганда, Көнбатыш сәнәгатенә күбрәк зыян китерергә мөмкин диде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG